news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт егетләре көрәш аксакалы Илгизәр Димеев истәлегенә багышланган турнирда җиңде

Казанда спорт легендасы, Татарстанның атказанган тренеры һәм Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре, Әлмәттә беренче көрәш секциясенә нигез салучы Илгизәр Димеев истәлегенә багышланган республика турниры узды. Быел анда 2004-2006 елларда туган яшүсмерләр катнашты. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында Рәмилә Хәмидуллина яза.

Зур спорт бәйрәме «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән Татарстан Көрәш федерациясе, Әлмәтнең «Ак бүре» Көрәш федерациясе белән үткәрелде.

Көрәш 8 авырлык категориясендә булды. Турнирда Әлмәт командасы егетләре дә уңышлы чыгыш ясады. Үз авырлык категориясендә беренче урынны Румиль Семкичёв яулады. Икенче урында Алмаз Гәрәев, Рубин Раджабов, Махмич Осман. Өченче урын Алексей Сергиванов, Айбулат Шәйхетдинов, Роман Спиридонов, Булат Москов, Данил Ибрагимовка бирелде.

Ярышларның нәтиҗәсе буенча Әлмәт «Ак бүре» Көрәш федерациясе командасы беренче урынга лаек булды, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100