Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт драма театрының арт-мәйданчыгында яңа иҗади программа тәкъдим ителде
Әлмәттә «Кем беләндер сөйләшәсе килә» музыкаль-шигъри программа тәкъдим ителде. Анда Татарстан Республикасының атказанган артисты Мәдинә Гайнуллина режиссер буларак чыгыш ясады. Бу турыда «Әлмәт тңанары» хәбәр итә.
Сәхнәдә 20 гасыр уртасындагы атмосфера. Буфет һәм аның хуҗабикәсе, яшь пар һәм аларның мәхәббәт тарихы. Программа авторы хикәяче ролендә дә чыгыш ясый. Ул Татарстан шагыйрьләре Эльмира Җәлилова, Фәнис Яруллин, Лена Шакирҗанова, Нәфисә Сабирҗанованың шигырьләрен сөйләде. Алар әни, әби, хатын-кызның нечкә җаны һәм әлбәттә, мәхәббәткә багышланган.
Тамашачылар татар телендә әдәби әсәрләр укучыларның «татар сүзе» Халыкара конкурсында Мәдинә Гайнуллинага өченче урын алып килгән видео открытканы да бәяли алды.
Матур тавышка ия булган автор үз программасына Фуат Әбүбәкеров, Эльмир Низамов, Резеда Әхиярова музыкасына лирик җырлар башкаруны кертә.
Тиздән монда, яңа арт-пространстволар мәйданчыгында, «Театр — диалог территориясе» проекты кысаларында «Театр әкиятләре» программасының премьерасы чыгачак, ул 50 яшьтән өлкәнрәк артистлар буынының реаль театр тормышыннан тарихларны үз эченә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз