news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт драма театрында узган гасыр атмосферасындагы яңа спектакль тәкъдим ителде

Әлмәт драма театры мәгълүмат үзәге

Әлмәт драма театрының арт-мәйданчыгында яңа иҗади программа тәкъдим иттеләр. «Кем беләндер сөйләшәсе килә» музыкаль-шигъри спектаклен Татарстанның атказанган артисты Мәдинә Гайнуллина сәхнәләштергән. «Татар-информ» агентлыгына яңа проектның нечкәлекләре хакында сөйләделәр.

Сәхнәдә XX йөз урталарындагы атмосфера хөкем сөрә. Буфет һәм аның хуҗасы, яшь пар һәм аларның мәхәббәт тарихы. Программа авторы хикәяләүче ролендә дә чыгыш ясый. Ул Эльмира Җәлилова, Фәнис Яруллин, Лена Шагыйрьҗан, Нәфисә Сабирҗанованың әниләр, әбиләр, хатын-кыз күңеле, мәхәббәткә багышланган шигырьләрен укый.

Әлмәт драма театры мәгълүмат үзәге

Тамашачылар «Татар сүзе» Халыкара бәйгесендә Мәдинә Гайнуллинага өченче урын алып килгән видеооткрытканы да бәяләде.

Мәдинә Гайнуллина – Әлмәт театрының танылган актрисаларыннан берсе. Тамашачылар ул катнашкан һәр спектакльне яратып кабул итә. Автор үз программасын Фоат Әбүбәкеров, Эльмир Низамов, Резеда Әхиярова кебек композиторларның көйләренә язылган җырлар белән дә бизәгән.

Әлмәт драма театры мәгълүмат үзәге

Спектакльнең театраль өлешен Раушания Фәйзуллина, Раушан Мөхәммәтҗанов һәм Илүзә Нәбиуллина тәэмин иткән.

Тиздән яңа арт-киңлек мәйданчыгында «Театр – диалог территориясе» проекты кысаларында 50 яшьтән өлкәнрәк артистларның театр тормышындагы реаль вакыйгаларны үз эченә алган яңа программаның премьерасы көтелә.

Әлмәт драма театры мәгълүмат үзәге

«Татар-информ» агентлыгы Әлмәт драма театрының Мәскәүдә «Җил артыннан» спектаклен күрсәтүе хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100