news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт драма театрында Татарстан киносы көннәре узачак

Сентябрь азагында Әлмәт дәүләт татар драма театрында республика кинематографының яңалыкларын тәкъдим итәчәкләр: театр артистлары катнашкан фильмнар күрсәтеләчәк.

Аны караганнан соң актерлар тамашачылар белән аралашачак. Бу хакта драма театрының мәгълүмат үзәгендә хәбәр иттеләр.

Тамашалар 28 сентябрьдә режиссер Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез? « фильмы белән ачылачак. .

Фильмда тугыз артист: Айзил Фазлыев, Рифат Әхмәдиев, Энҗе Сәйфетдинова, Фаил Сафиуллин, Ләйсән Әхмәдиева, Алмаз Шаһимәрданов, Гөлназ Йосыпова, Рәфыйк Таһиров, Раушания Фәйзуллина төште.

29 сентябрьдә театрда берьюлы ике кино тасмасы күрсәтеләчәк. Мәдинә Гайнуллина, Динар Хөснетдинов, Энҗе Сәйфетдинова (режиссеры Ренат Кәримов-Сайга) төшкән «Остазбикә» фильмы.

29 сентябрьдә тамашачылар күрәчәк икенче фильм — «Сөмбел» берьюлы ике режиссердан: Үзбәкстаннан Рәшид Маликов һәм Татарстаннан Рамил Фазлыевтан. Ул Чаллы язучысы Зифа Кадыйрованың «Сагынырсыз, мин булмам» («Сөмбел») китабы буенча төшерелә. Фильмда Әлмәт театры актеры Динар Хөснетдинов төште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100