news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәкия Туишева исемендәге яңа театраль премиягә гаризалар кабул итү дәвам итә

Татарстанда Әлмәт драма театры инициативасы буенча ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Зәкия Туишева исемендәге театраль премия гамәлгә куелды. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан ТАССРның халык артисты, Әлмәт татар драма театры режиссеры Зәкия Туишеваның исемен мәңгеләштерү максатыннан булдырылды.

Премиягә дәгъва кылучылардан гаризалар 29 декабрьгә кадәр кабул ителә. Әлеге бүләккә театр сәнгатен үстерүгә, традицияләрне саклауга сизелерлек өлеш керткән Татарстанның кече шәһәрләрендәге театр хезмәткәрләре дәгъва кыла ала, дип искәрттеләр театрда.

Бәйге шартлары буенча өч җиңүче билгеләнәчәк – аларны җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән берлектә эксперт комиссиясе сайлап алачак.

Гомуми премиаль фонд – 300 мең, һәр премиянең күләме 100 мең сум тәшкил итә. Бер премия - кече шәһәрләрдәге дәүләт театрлары арасындагы дәгъвачыга, икенчесе үзешчән театр коллективлары арасында тапшырыла, өченче премия Әлмәт театры өчен бүленә.

Жюри карары белән бер номинация буенча, тигез өлешләргә бүленеп, ике дәгъвачыга премия тапшырылырга мөмкин.

Җиңүчеләр 1 марттан да соңга калмыйча игълан ителәчәк, аларны Халыкара театр көнендә – «Тантана» республика театраль премиясен тапшыру тантанасында бүләкләячәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100