news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт драма театры Мәскәүдә «Җил артыннан» спектаклен тәкъдим итте

Әлмәт драма театры Мәскәүдә Халед Хоссейнның шул исемдәге романы буенча сәхнәләштерелгән «Җил артыннан» спектаклен тәкъдим итте.

«»Җил артыннан» спектакле XIX Кече шәһәр театрлары фестивалендә зур форматтагы иң яхшы спектакль дип табылды. Фестиваль 2022 елның 29 маеннан 5 июньгә кадәр Түбән Тагил шәһәрендә узды. Жюри 16 театрның спектакльләрен бәяләде. Гран-при ияләре Мәскәүнең Милләтләр театры сәхнәсендә үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим итә», - дип белдерделәр «Татар-информ» агентлыгына театрдан.

Тамашачылар арасында Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин да бар иде. Ул Татарстан театрына игътибар күрсәткәне, аның эшенә югары бәя биргәне өчен Милләтләр театрына рәхмәт белдерде.

«Уңышларыгызны күзәтеп барабыз. Ә җиңүләрегезне үзебезнеке кебек кабул итәбез», - диде спектакльдән соң Милләтләр театры директоры Наталья Мазур һәм сәнгать директоры Евгений Миронов исеменнән Әлмәт театры коллективына изге теләкләрен җиткерде.

«Спектакльдә ике дус – әфган малайларының мөнәсәбәте, ата белән ул арасындагы мөнәсәбәт бәян ителә. Әсәр бу тормышта үзеңне югалтмауның әһәмияте хакында», - диде Әлмәт Татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева.

Спектакль зур аншлаг белән узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100