Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт драма театры артисты Асия Харисова турында «Якты юллар» китабы чыкты
Татар телендә «Якты юллар» дип аталган яңа китап нәшер ителде. Ул Татарстанның атказанган артисты, Дамира Кузаева исемендәге премия лауреаты Асия Харисованың тормыш һәм иҗат юлы турында сөйли.
Бу артисткага багышланган беренче китап. Моңарчы гомумән театр турында яисә артистлар үзләре язган мәкаләләр генә чыкканы булган. Китапның авторы – ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Ситдыйкова, редакторы – Г.Тукай премиясе лауреаты Факил Сафин.
Асия Харисованың хезмәт кенәгәсендә бер генә язма бар. 1985 елда, Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлаганнан соң, аны Әлмәт татар дәүләт драма театрына артист итеп алалар. Һәм менә инде 40 ел ул тамашачыларына тугры хезмәт итә, соңгы 15 елда труппа мөдире вазифасын башкара.
Халык мәхәббәтен яулаган популяр артистканы 15 ноябрьдә Әлмәт театрында юбилее белән котладылар. Бу кичне ул сәхнәдә Илгиз Зәйниевнең «Җиләкле җәй» комедиясендә Гөлнур ролен башкарды.
Спектакль тәмамлангач, Асия Харисованы театр директоры Фәридә Исмәгыйлева, «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, китап авторы Әлфия Ситдыйкова, ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр, Әлмәт театрының баш режиссеры Сәрдәр Тагировский һәм актрисаның дуслары котлады.
Исегезгә төшерик, Асия Харисованың туган көнендә, 19 августта, юбилей кичәсе шулай ук Актанышта да узды. Анда актрисаны якташлары тәбрикләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз