news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт драма театры 78 нче сезонын төгәлләде

Әлмәт драма театры мәгълүмат үзәге

27 майда Әлмәт театры тантаналы рәвештә 78 нче сезонын япты. Бүген коллектив Кече шәһәрләр театры фестивалендә катнашу өчен Магнитогорск шәһәрендә гастрольгә кузгала, ә тамаша залында ремонт башланачак. Бу сезонда театр нефтьчеләр грантын отты, бу акчага кәнәфиләр, синхрон тәрҗемә җиһазлары алмаштырыла һәм тамаша залында идән төзекләндерелә, дип сөйләделәр «Татар-информ»га Әлмәт театрында.

Быелгы сезон премьераларга һәм башка вакыйгаларга бай булды. Сезон 7 октябрьдә Илгиз Зәйниевнең «АХ, яки мәхәббәт элмәге» комедиясе белән ачылган иде. Шулай ук тамашачылар бу сезонда Наилә Нәҗипова куйган «Дала» эксперимент спектаклен дә карады. Лев Толстой пьесасы буенча «Дөм» спектаклен Лиза Бондарь чыгарды.

Әлмәт театрының «Җил артыннан» спектакле исә, «Сообщение» театр фестиваленең гран-приена ия булды.

Шушы вакыт эчендә киләсе юбилей алды сезонына әзерлек буенча да зур эшләр эшләнгән. 2023 елның 5 октябрендә куелачак яңа спектакльгә әзерлек эшләре дә бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot