news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт беренче тапкыр йөзү буенча Татарстан республикасы Рәисе Кубогын яулады

«Мирас» спорт комплексы бассейнында йөзү буенча ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы призына» команда ярышлары узды. Чарага республиканың төрле почмакларыннан 18 командадан 130 талантлы яшь йөзүче җыелды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Ике көн дәвам иткән каты көрәш нәтиҗәләре буенча команда зачетында җиңү хуҗаларга — Әлмәт командасына эләкте. Безнең спортчыларыбыз 5 алтын, 6 көмеш һәм 6 бронза медаль яулап, беренче тапкыр Татарстан Республикасы Рәисе Кубогын яуладылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot