news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт базарларында чыршы бәясе билгеле булды

Әлмәт базарларында чыршы бәясе билгеле булды
Фото: http://almet-rt.ru/

Яңа елга санаулы көннәр калды. Әлмәттә яшәүчеләр бәйрәмнең төп символын сатып ала башлый. Шәһәрдәге чыршы базарларында кечкенә һәм ике метрлы агачлар сатып алырга мөмкин. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Агачларның бәясе 300 сумнан 1 мең сумга кадәр. Күпләр өчен Яңа ел чыршысы бәйрәм символы.

Агачларны Башкортстаннан, Екатеринбургтан һәм Пермьнән алып киләләр.

Базарларда 31 декабрьгә кадәр чыршы һәм чыршы ботаклары сатып алырга мөмкин булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100