Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт башлыгы: Хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре турында кайгырту — безнең бурыч
Татарстанның Әлмәт районында хәрби хезмәткәрләрнең якыннарына утын әзерләүдә, документлар рәсмиләштерүдә ярдәм итәләр, хәрбиләрнең гаиләләре турында тулысынча кайгырталар. Бу хакта контракт буенча хезмәтне яклап узучы беренче «ВСЕ СВОИ» телемарафоны вакытында Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.
«Мондый хәл булды: Әлмәттә һәм башка җирлекләрдә үзләрен контракт буенча хезмәттә күрсәтергә теләгән, әмма документларны рәсмиләштерүдә һәм медицина комиссиясен узуда кыенлыклар кичергән егетләр күп иде. Без башка төбәкләрнең тәҗрибәсен өйрәндек һәм шул вакытта контракт хезмәтенә сайлап алу пункты барлыкка килде», – диде ул.
Тимур Нагуманов сүзләренчә, бүген бер тәрәзәгә мөрәҗәгать итеп, барлык кирәкле процедураларны үтәргә һәм берничә сәгать эчендә барлык документларны җыярга мөмкин.
«Пунктка мөрәҗәгать иткәннән соң, кандидатка беркая да барырга кирәкми. 3-4 сәгатьтән инде кеше ирекле һәм икенче көнгә үк аны хезмәткә алалармы әллә юкмы — карар чыгарыла. Бу — кеше килсен өчен эшләнә һәм аны кулыннан тотып, елмаеп барлык кирәкле кешеләрдә йөреп чыгарга, анализлар тапшырырга һәм кирәкле кәгазьләрне җыярга ярдәм итәләр. Икенче көнне аңа шалтыратып, контрактка кул куярга килергә тәкъдим итәләр. Минемчә, һәр җирдә шулай булырга тиеш», – дип өстәде ул.
Тимур Нагуманов хәрбиләрнең гаиләләре турында кайгыртуның тукталмавын билгеләп үтте.
«Хәрби хезмәткәр гаиләсе турында кайгырту — бик мөһим тема. Егетләрне озатканда, алар алгы сафта чакта гаиләләре турында кайгырту бурычын без алабыз. Без «Игелекле Әлмәт, үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабын булдырдык. Бу штаб тәүлегенә 24 сәгать һәм атнасына 7 көн эшли һәм аның аша хәрбиләрнең хатыннары һәм аларның гаиләләре белән даими элемтә бара», – диде ул.
Аның сүзләренчә, сүз бушлай түгәрәкләр белән ярдәм итү, туклануны оештыру, шәхси бүләкләр һәм башка күп нәрсәләр турында бара.
«Шулай ук утын белән булышабыз, казаннарны төзәтәбез һәм тиз генә кирәкле ярдәм күрсәтәбез. Волонтерлар, гади гражданнар — барысы да ярдәм итәргә тырыша. Бу эш алга таба да дәвам итәчәк», — дип йомгаклады Тимур Нагуманов.
Исегезгә төшерәбез, 17 октябрьдә Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм өчен «ВСЕ СВОИ» масштаблы патриотик акция уза. Марафон көне буе 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Теләге булган һәркем контракт хезмәте һәм махсус хәрби операция турында актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы һәм социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар ала алачак.
Тулы трансляцияне ТНВ телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсе сәхифәсе аша, социаль челтәрләрдә карарга, «Бим-радио» да, «Күңел» радиосы, «Авторадио»да, «Ди-ФМ»да тыңларга мөмкин. Тамашачылар heroes-tatarstan.ru сайтына кереп яки «кайнар линия»нең 117 телефоны аша яки QR код аша контакт үзәге чатына кереп, контракт хезмәте турында сорауларын бирә алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз