news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт башлыгы махсус операция хәрбиләренә 55 кг токмач әзерләгән ханымнар турында сөйләде

Әлмәт башлыгы махсус операция хәрбиләренә 55 кг токмач әзерләгән ханымнар турында сөйләде
Фото: © Тимур Нагумановның телеграм-каналы

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов битараф булмаган авыл халкының махсус операция хәрбиләре өчен ярдәм җыюы турында социаль челтәрдә сөйләгән.

Муниципаль берәмлек җитәкчесе Кичүчат авылы хатын-кызлары, аерып әйткәндә, өй токмачы әзерләү өчен 18 кешелек команда оештырган Зөбәрҗәт Садриева турында сөйләде.

«Алтын куллы осталар тарафыннан ярымфабрикатлар белән 74 контейнер әзерләнгән, ә бу — 55 килограмм өй токмачы. Аны ясау өчен шактый вакыт һәм көч, шулай ук 800 дән артык йомырка кирәк булган», — дип яза ул.

Фото: © Тимур Нагумановның телеграм-каналы

Өй ризыклары салынган контейнерлар якын арада махсус хәрби операция зонасына егетләргә җибәреләчәк.

Җирле мәдәният йортында ярымфабрикатлар ясау белән генә шөгыльләнеп калмыйча, күңел җылысы кушып оекбашлар бәйлиләр һәм гуманитар ярдәм оештыруда булышалар.

«Битараф булмавыгыз, игелегегез һәм йөрәк җылыгыз өчен барыгызга да рәхмәт белдерергә телим! Чын ярату белән җыелган һәр ярдәм егетләргә көч һәм күтәренке кәеф бүләк итә», — дип билгеләп үтә ул.

Махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары белән узган елның 24 февраленнән үткәрелә. Россия хакимияте күп тапкырлар белдерүенчә, махсус операция куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәк, алар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру турында да әйтелә.

Фото: © Тимур Нагумановның телеграм-каналы

Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100