news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт башкарма комитетының элеккеге хезмәткәре ришвәт өчен 4 ел колониягә хөкем ителде

Әлмәт башкарма комитетының элеккеге хезмәткәре ришвәт өчен 4 ел колониягә хөкем ителде
Фото: ТР Прокуратасы

Әлмәттә Башкарма комитетның сәүдә, кулланучылар хезмәтләре һәм эшмәкәрлекне үстерү бүлеге җитәкчесенә карата хөкем карары чыгарылды. Аны хезмәт урыныннан файдаланып кылынган мошенниклыкның өч эпизодында, ришвәт алуда һәм вазифаи вәкаләтләреннән явызларча файдалануда гаепле дип таптылар. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Адилә Гайнетдинова хәбәр итә.

Ачыкланганча, 2021-2022 елларда түрә район эшмәкәрләрен ялгыш юлга керткән һәм алардан 334 мең сум алган.

Суд, гаепләү позициясен исәпкә алып, ир-атны гаепле дип таныды һәм 2,5 ел дәвамында дәүләт хезмәткәре вазифасын биләүне тыеп, 4 елга колониягә хөкем итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot