Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт балалар бакчаларында ГТО фестивале оештырдылар
Әлмәттә 7 нче тапкыр «Яшь ГТОшкалар 2024» спорт фестивале узды. Чара мәгариф идарәсе, физик культура һәм спорт идарәсе белән берлектә үткәрелде. 6-7 яшьлек балалар үзләренең көчләрен, җитезлекләрен һәм чыдамлыкларын күрсәтү өчен бергә җыелды, дип яза «Әлмәт таңнары» газетасы.
Фестивальнең гранд-финалына эләгү өчен мәктәпкәчә балалар учреждениеләре сәламәт яшәү рәвешенең файдасы һәм ГТОга уңай мөнәсәбәт турында видеоролик төшерергә тиеш иде. Фестивальнең финалында 19 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе иң яхшылар исеме өчен көрәште. Балалар бакчасы командалары ВФСКның «Хезмәткә һәм оборонага әзер» нормативларын үтәде.
Фестивальдә барлыгы 300 дән артык кеше катнашты. Җиңүне 22 нче «Алсу» балалар бакчасы яулады, икенче урында 50 нче «Ләйсән» балалар бакчасы, өченче урын 56 нчы «Крепыш» балалар бакчасы булды.
Җиңүче командаларга кубоклар, дипломнар, спорт кибетеннән, партнерлардан сертификатлар тапшырылды.
Ярышларда катнашучыларның һәркайсы бүләк алды, ә бакчаларга дипломнар бирелде, дип хәбәр итә оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз