Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт балалар бакчалары махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен бүләкләр әзерләде
Әлмәтнең «Русалочка» балалар бакчасында Әниләр көненә багышланган һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлтелгән чара узды. Тәрбияләнүчеләр чәй пакетларын җыю һәм төрү буенча осталык дәресендә катнаштылар. Бу пакетлар Россия хәрби хезмәткәрләренә махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк.
Район хакимиятендә аңлатуларынча, әлеге акцияне Офицер хатыннары һәм хәрби хезмәткәрләр гаиләләре берлеге ярдәме белән Волонтерлар хәрәкәте штабы оештырган. Волонтерлар һәм ата-аналар җитәкчелегендә балалар махсус шәхси җыелмалар әзерләделәр.
Оештыручылар мондый чараларның ике як өчен дә мөһим булуын ассызыклады: хәрби хезмәткәрләр үзләренә өйдән игътибар һәм ярдәм ала, ә балалар шәфкатьлелеккә һәм җаваплылыкка өйрәнә.
Барлык җыелмалар якын арада махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк. Акция Әлмәттә уза торган Әниләр көненә багышланган чаралар циклының бер өлеше булды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына Юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциягә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз