Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт авылларында яшәүчеләр махсус операциядәге хәрбиләргә җибәрергә токмач әзерләгән
Әлмәттә яшәүчеләр махсус хәрби операция зонасына киткән якташларына гуманитар ярдәм әзерләп озатуларын дәвам итәләр. «Мегасети» штабында 30 волонтер исәпләнә. Алар тарафыннан 600дән артык маскировкалау челтәре үрелеп, 200ләп «Леший» һәм «Кикимора» костюмнары, 240лап нашлемниклар тегелгән, 220 дән артык каркассыз носилкалар җитештерелгән. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Штаб волонтерлары белән беррәттән район авыл җирлекләрендә яшәүчеләр дә якташларына гуманитар ярдәм күрсәтүдә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Шуларның берсе - Добромыш авылында яшәүче Александр Коновалов. Ул махсус операция зонасындагыларга ярты тонна бал тапшырды.
Кичүчат, Чупай авылы хатын-кызлары махсус операциядәге хәрбиләргә токмач әзерләгәннәр. Моңа кадәр дә авыл җирлекләреннән оекбашлар бәйләп, шәм өчен савытлар җыеп җибәрүчеләр аеруча күп иде.
- Егетләребез шушы ризык аша өй җылысын тойсыннар дип тырыштык инде. Авылдашлар йомырка, он алып килеп бирделәр. Берәүләр баса, икенчеләр киптерә дигәндәй, кисүчеләр дә тиз эшли. Шулай бердәм эшләвебезгә үзебез үк сөендек. Токмачларны тартмага бүлеп тутырдык, алып китәргә дип әзерләп куйдык. Берүк тамаклары тук, өсләре бөтен булсын инде, - ди авыл уңганнары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз