news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт ат спорты мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Алабугада призлы урыннар алды

Әлмәт ат спорты мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Алабугада призлы урыннар алды
Фото: http://almet-rt.ru/

Әлмәт ат спорты мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Алабугадан призлы урыннар белән кайтты. Анда ат спорты буенча «Татнефть» кышкы кубогы узды. Бу турыда «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Масштаблы ярышларда Татарстаннан һәм Ульяновск өлкәсеннән 150 спортчы һәм аларның атлары катнашты. Әлмәтлеләр ярышларда үзләрен лаеклы күрсәтте. Укучыларның югары әзерлек дәрәҗәсе ат спорты мәктәбенә яңа медальләр алып килде.

«Татнефть» компаниясе ат спортына актив ярдәм итә. Аның ярдәмендә спортчыларга югары дәрәҗәдә ярышырга һәм үз күнекмәләрен яхшыртырга мөмкинлекләр арта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100