news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алмас Хөсәенов тәүге концерты турында: Ул башкаларныкыннан бөтенләй аерыла

Алмас Хөсәенов тәүге концерты турында: Ул башкаларныкыннан бөтенләй аерыла
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының универсаль залында халыкара конкурслар лауреаты Алмас Хөсәновның тәүге сольный концерты булды.

Җырчы «Татар-информ» хәбәрчесенә концертның үзенчәлеге нидә булуын әйтте. «Бу концерт башкаларныкыннан бөтенләй аерыла, чөнки ул тулысынча оркестр белән, һәм монда төрле жанрдагы, телдәге җырлар яңгырады», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Концерт Алмас Хөсәеновның «Әллүки» җырын башкаруы белән башланып китте. Ә аннары төрле: татар, рус, француз, үзбәк, итальян һәм башка телләрдә әсәрләр яңгырады. Әсәрләр дирижер Ильяс Камал җитәкчелегендәге Кәрим Тинчурин исемендәге татар Дәүләт драма һәм комедия театры оркестры белән башкарылды.

«Әлбәттә, бүген безнең өчен дә, Алмас өчен дә бик дулкынландыргыч концерт. Алмаска терәк булырга тырышабыз. Ул – уникаль тавышлы җырчы, нинди генә стильгә алынса да, нинди генә телдә җырласа да – барысын җиренә җиткереп эшли. Без бик шатбыз һәм горурбыз бергә эшли алуыбызга», - диде Ильяс Камал.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Концертта Алмас Хөсәеновның иҗатташ дуслары – Татарстанның атказанган артисты Татьяна Ефремова һәм Гөлназ Закирова да чыгыш ясады.

Ә Алмасның алты яшьлек улы Витасның «Опера №2» җырын башкарып, барлык тамашачыны шаккаттырды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Концерт монолог форматында барды. Алмас Хөсәенов биш яшеннән алып, бүгенге көнгә кадәрге иҗат юлы белән таныштырды. Үзенең Әлфия Авзалова белән охшашлыгын да билгеләп үтте.

«Мин Әлфия Авзалова белән охшаш. Ул 17 телдә җырлаган, ә мин әлегә 12 телдә җырлар башкарам. Башка илләрдән килгән кунакларны үз туган телләрендә каршылау күңелле бит», - диде ул.

Фото: © «Татар-информ«, Салават Камалетдинов

Концертта «интерактив» та булды – бер тамашачы чыгып, монологның бер өлешен укыды. Анда Алмасны Винера Ганиева һәм Зөлфия Авзалованың Башкортостаннан Казанга чакыруы турында сүз барды.

Концерт бик җылы, җанлы мохиттә узды һәм тамашачыларда уңай тәэсирләр калдырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot