news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алмас Нәзировка “ТР алдындагы казанышлары” өчен медаль тапшырылды

Алмас Нәзировның 43 ел хезмәт стажы бар, ул 2014 елның сентябреннән министр вазифасын башкарды.

Алмас Нәзировка “ТР алдындагы казанышлары” өчен медаль тапшырылды
Рамиль Гали

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзировка бүген “Татарстан республикасы алдындагы казанышлары” өчен медаль тапшырылды. Аны Нәзировның күкрәгенә Татарстан премьер-министры Алексей Песошин беркетте.

Искәртеп үтик, бүген министрлыкта “ТР урман хуҗалыгы министрлыгының 2017 елгы эшчәнлегенә йомгаклар һәм 2018 елга хезмәт бурычлары билгеләү” темасына киңәйтелгән коллегия узды.

Коллегия эшен тәмамлаганнан соң, Алмаз Нәзиров үзен вазифасыннан азат итүләрен сорады. “Минем урынга яшь, энергияле кадрлар килергә тиеш” диде ул.

Китүен хәбәр иткәнче, аңа күкрәк тамгасы бирелде.

“Алмас Нәзиров үзен урман хуҗалыгына дүрт дистә ел багышлаган кеше. Әлеге бүләк аның Татарстан алдындагы казанышларын тагын бер кат искәртә”, – диде ТР премьер-министры Алексей Песошин.

news_right_1
news_right_2
news_bot