news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Германиядә Сара Садыйкованың 120 еллыгы уңаеннан «Җырлы кич» дип аталган чара узган

Германиядә Сара Садыйкованың 120 еллыгы уңаеннан «Җырлы кич» дип аталган чара узган
Фото: «Алмания татарлары» телеграм-төркеме

Германиянең Франкфурт-на-Майне шәһәрендә беренче татар хатын-кыз композиторы Сара Садыйкованың 120 еллыгы уңаеннан «Җырлы кич» дип аталган чара узган. Чарага Германиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче татарлар җыелган. Бу хакта «Алмания татарлары» телеграм-төркеме хәбәр итә.

Катнашучылар Сара Садыйкованың тормыш юлы һәм иҗатына багышланган квиз уйнаган, үзләре өчен яңа ачышлар ясаган, композитор иҗат иткән җырларны бергәләп башкарган.

Кичә барышында балалар өчен дә татар телендә «Калфаклы сандугач» исемле остаханә үткәрелгән. Оештыручылар балалар белән Сара Садыйкованың тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләшкән, аннары балалар үзләре теләгән бизәкләр сайлап, кәгазь калфаклар бизәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot