news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Алманиядә илнең иң зур мәчете төзелә

Алманиядә илнең иң зур мәчете төзелә

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Фоат Уразаев). Алманиянең төньяк-көнбатышында урнашкан Дуйсбург каласында бүгенге көндә бу илдә иң зур саналган мәчет комплексы төзелә. Аның гомуми мәйданы 2400 квадрат метр тәшкил итәчәк. Мәчет комплексында 3000 кеше сыйдырырлык намаз залыннан тыш, утырышлар залы, мәгълүмат үзәге, зур залы булган китапханә, шулай ук интернет—кафе да булачак. Мәчет Осман стилендә, Византия архитектурасы элементларын да кертеп төзелә. Баш куполының биеклеге — 23 м, ә манарасыныкы — 34 м булачак.

Мәчет илдәге мөселман оешмаларының Алмания хөкүмәте белән ике ел дәвамында алып барган сөйләшүләре нәтиҗәсе буларак төзелә. Аны төзүгә Алмания хөкүмәте һәм Ауропа Берлеге бергәләп 3 миллион евродан артык акча бүлеп биргән. Дуйсбург шәһәре мэры Адольф Зауэрланд сүзләренә караганда, бу мәчет илдәге мәчетләрнең иң зурысы булачак. Аны төзү эшләре 2007 елның башында төгәлләнер дип көтелә.

Ислам бүгенге көндә Алманиядә лютераннардан һәм католиклардан кала өченче дин санала. Илдә барлыгы 3,4 миллион мөселман исәпләнә, аларга 2200 мәчет һәм намаз йорты хезмәт күрсәтә. Мөселманнарның күпчелеге чыгышлары белән Төркиядән. Ләкин биредә бүген татарлар да шактый. Илдә иң өлкәннәрдән саналган мәчет Берлинда 1924 елда төзелгән. Алмания башкаласында бүгенге көндә 200 меңнән артык мөселман яши.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100