news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алмания компаниясе белән озак вакытлы партнерлык мөнәсәбәтләре хакында килешү имзаланды

Хезмәттәшлекнең төп максаты-административ регламентлар системасын гамәлгә ашыруның заманча технологияләрен кулланылышка кертү

(Казан, 23 март, “Татар-информ”). Бүген ТР Икътисад министрлыгы, ТР мәгълүмат технологияләре үзәге һәм Алманиянең IDS Scheer компаниясе арасында озак вакытлы партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыру, уртак чаралар уздыру турында килешү имзаланды. Министрлыктан хәбәр итүләренчә, хезмәттәшлекнең төп максаты- дәүләт (муниципаль) хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын күтәрү өчен административ регламентлар системасын гамәлгә ашыруның заманча технологияләрен кулланылышка кертү. Татарстан ягыннан документны икътисад министры Марат Сафиуллин белән Мәгълүмат технологияләре үзәге генераль директоры Николай Никофоров имзалаган.
Дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ процесслары белән бәйле методологияне эшләү, белгечләргә идарәнең алдынгы механизмнарын өйрәтү –яклар хезмәттәшлегендә төп юнәлешләр булачак. Бу документ нигезендә яклар финанс һәм юридик йөкләмәләр алмый.

news_right_1
news_right_2
news_bot