news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алмания белгечләре Татарстан предприятиеләрендә стажировка узачак

Ә Татарстан предприятиеләре җитәкчеләре, киресенчә, Алманиядәге бизнес-климатны өйрәнә

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”). Агымдагы елның ноябрь-декабрь айларында Татарстанда Алмания менеджерлары төркемен көтәләр. Алар безнең әйдәп баручы предприятиеләрдә стажировка узачак. Алманлылар республикадагы бизнес мохите белән якыннан танышып, алга таба хезмәттәшлекне үстерү юлларын өйрәнә. Алмания белгечләренең стажировка программасына 5 көнлек лекция дәресләре, әйдәп баручы предприятиеләрдә, “Алабуга” махсус икътисади зонасында, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында, “Идея” технопаркында, ТР Инвестиция-венчур фондында, Сәнәгать предприятиеләре ассоциациясендә һ.б. булу каралган.

Кунак ашы кара каршы булачак. Ноябрь аенда Идарәче кадрлар әзерләү буенча Президент программасын узган 8 татарстанлы (предприятие җитәкчеләре) Алманиянең әйдәп баручы предприятиеләрендә стажировка узачак. Сайлап алу конкурсын уңышлы узган тагын 26 кеше якын көннәрдә Германиягә җыена.

Россия белән Алмания арасындагы дистә елдан артык дәвам иткән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә әлеге Ауропа иле предприятиеләрендә Россиянең 3890 белгече стажировка узарга өлгерде. Шуларның 120 се Татарстаннан.

15 октябрьдә Алмания белгечләренең Татарстанда стажировкасын уздыруга багышлап ТР Икътисад министрлыгында матбугат очрашуы оештырыла, дип хәбәр итә министрлыкның матубгат хезмәте. Быел Алмания менеджерларын Казаннан тыш, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Самара һәм Екатеринбург та кабул итәчәк.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100