Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Әлмәндәр» фильмы IV Мәскәү Халыкара балалар кинофестивалендә җиңгән
«Татармультфильм» берләшмәсе җитештергән «Әлмәндәр» фильмы IV Мәскәү халыкара балалар кинофестиваленең иң яхшы анимацион фильмы дип танылган. Ул татар драматургиясе классигы Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәренә нигезләнеп төшерелгән.
«Кинофестивальдә балалар аудиториясе өчен өлкәннәр төшергән фильмнар, шулай ук балалар һәм яшүсмерләр төшергән фильмнар катнаша. Быел кинофестивальдә 18 илдән 78 эш тәкъдим ителде», - диде «Татар-информ»га кинофестиваль оештыручылары.
- Фильм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» компаниясе ярдәме белән төшерелгән.
«Гаилә бәхете, тормышка мәхәббәт, Әлмәндәрнең шаянлыгы турындагы фильмыбыз Россия тамашачысына кызык булыр дип ышана идек. Без әлеге проектны тормышка ашырырга ярдәм иткән һәркемгә чын күңелдән рәхмәтле», - диде «Татармультфильм» студиясе директоры, фильмның продюсеры Азат Ганиев.
Кинофестивальнең Гран-при бүләгенә Чжан Чжунхуаның «Сәнгать классы» фильмы (Кытай) лаек булган. Иң яхшы тулы метражлы балалар фильмы дип Филипп Дмитриевның «Космостан килгән кунак» (Россия) эше танылган, иң яхшы кыска метр - Джульет Бушениның «Ативио» фильмы (Франция).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз