news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алман менеджерларының Татарстандагы 3 атналык стажировкасы тәмамланды

Оештыручылар аны хезмәттәшлектә яңа этапның башы дип бәяли

(Казан, 4 декабрь, “Татар-инфом”, Айгөл Фәхретдинова). Алман менеджерларының Татарстандагы 3 атналык стажировкасы тәмамланды. Бүген Казан дәүләт университетында аларга тантаналы шартларда сертификатлар тапшырылды. Бу сәфәр алман эшмәкәрләре өчен белем туплау ягыннан да, файдалы хезмәттәшлек юнәлешләренә, килешүләргә нигез салыну ягыннан да файдалы булган. Моны алар үзләре дә, семинарны оештыручылар да кат-кат билгеләп үтте.

Алмания менеджерларының бездә тәүге тапкыр стажировка узуы. Әлеге квалификация күтәрү курслары РФ халык хуҗалыгы өчен идарәче кадрларны әзерләү турындагы Президент программасы кысаларында оештырылды. Бу программа нигезендә алман белгечләре 2006 нчы елдан бирле Россия төбәкләрендә бизнес-климатны, биредә уртак проектлар оештыру мөмкинлеген өйрәнә. “Россия белән Алмания арасындагы бу тәҗрибә программасы нигезендә шушы чор эчендә 140 белгеч Россиядә стажировка узарга өлгерде. Стажировкалар оештырылган Санкт-Петербург, Тверь, Әстерхан, Самара, Екатеринбург, Түбән Новгород шәһәрләре исемлегенә быел Казан да өстәлде”, -ди икътисади белем бирү программалары буенча “Инвент” проекты җитәкчесе Изольда Хайнц. Аның белдерүенчә, бу программа буенча стажировка узу дәверендә алман эшмәкәрләрендә Россия икътисадының ничек эшләве турында күзаллау туган, алар икътисадлар арасындагы кооперациядә Россиянең ышанычлы партнер булуына төшенгән, төбәкләр белән танышу мөмкинлеген алган. “Зур нәтиҗәләргә ирешү өчен озак вакыт кирәк. Шулай да узган 3 ел вакыт эчендә ирешелгәннәрне бик уңышлы дип саныйм”, -ди Изольда Хайнц. Стажировкалар нәтиҗәсендә аерым килешүләр төзелеп, кайбер алман фирмаларының Россия төбәкләрендә вәкиллекләре ачылуга ирешелгән.

Татарстанда узган һөнәри осталыкны камилләштерү программасы инновацияле семинарлар формасындагы аралашуларга, лекцияләргә, адреслы очрашуларга бай булган. 3 атна эчендә Алманиянең кече һәм урта бизнес вәкилләре зур активлык күрсәтеп, республиканың әйдәп баручы предприятиеләре, вузларындагы адреслы очрашулар вакытында алга таба хезмәттәшлекнең нигезен салуга ирешкән. Мәсәлән, “КАМАЗ” җитәкчеләренең предприятиенең продукциясен яңа базарга чыгару буенча сөйләшүләр уздыру өчен Штудгардка сәфәрен оештыру, ә Оффенбург шәһәрен “Бәхетле” җәмгыяте продукциясе белән тәэмин итү, предприятие персоналы өчен Алманиядә укулар оештыру хакында килешенгән. “Мелита” ААҖ, “Кувәйт-Татарстан инвестиция компаниясе” ЯАҖ, “АК Барс -Капитал” җәмгыяте җитәкчелеге алман менеджерларыннан Алмания территориясендә үз офис, производство биналарын төзү мөмкинлеге турында тәкъдим алган, һәм моның белән кызыксынуларын белдергән. Казан дәүләт университеты, Казан дәүләт техник, технология университетлары, Казан финанс-икътисад институты, “Казан вертолет заводы” ААҖ белән тренинг-семинарлар, бизнес-очрашулар оештыру турында сөйләшү узган. “Татспиртпром”ААҖ белән Heinrich Frings GbH арасында Татарстан компаниясе заводларына яңа җиһазлар кайтару буенча хезмәттәшлек юнәлешләре билгеләнгән. Шулай ук стажерлар ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, Казан вузлары белән эшлекле элемтәләр урнаштырган.

ТР икътисад министры Марат Сафиуллин бу укуларны ике арада хезмәттәшлекнең яңа этабы башлану дип билгеләп үтте. “Безнең предприятиеләр, вузлар, шәһәрләр сездә алга таба да зур кызыксыну уятачагына ышанам. Алга таба да тыгыз икътисади хезмәттәшлекне дәвам итәрбез дип уйлыйм. Семинарларны камилләштерү өчен сездән тәкъдимнәр көтеп калабыз. Татарстан, үз чиратында, стажерларга уңайлыклар тудыру, уртак проектларны нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен һәрвакыт әзер”, -дип белдерде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100