news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алман эшмәкәрләренең Татарстанда 3 атналык стажировкасы тәмамлана

Иртәгә аларга сертификатлар тапшырылачак

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). Алман эшмәкәрләренең Татарстандагы 3 атналык стажировкасы ахырына якынлаша. Иртәгә Казан дәүләт университетында алар өчен ахыргы семинар узачак. Биредә стажерларга сертификатлар тапшырылачак.

Инде хәбәр ителгәнчә, алман эшмәкәрләренең стажировкасы РФ халык хуҗалыгы өчен идарәче кадрларны әзерләү турындагы Президент программасы кысаларында оештырылды. Бу - Алмания белгечләре тарафыннан Татарстанның бизнес-климатын һәм биредә уртак проектлар оештыру мөмкинлеген өйрәнү буенча беренче тәҗрибә проекты булды. Һөнәри осталыкны камилләштерү программасына лекцияләр, республиканың әйдәп баручы предприятиеләрендә, ведомстволарында булу, кече һәм урта бизнес белән танышу, белгечләрнең үз тәкъдимнәре буенча адреслы очрашулар кертелгән иде. Перспектив икътисади тикшеренүләр үзәге базасында алар өчен “ ТР халыкара хезмәттәшлеге”, “Белемнәр икътисады моделе: Татарстан варианты”, “Стратегия, бизнес-процесслар һәм мәгълүмат технологияләре интеграциясе” дигән темаларга инновацияле семинарлар оештырылды.

3 атна дәвамында 13 яшь белгеч Татарстанның бизнес-климатын өйрәнеп, “Данафлекс”ЯАҖ, “Казан май комбинаты”ААҖ, “Алабуга” МИЗ, “Соллерс-Алабуга” ҖЧҖ, “Түбән Кама нефтехим”, “Казан вертолет заводы”, “КАМАЗ” ААҖ, “Идея технопаркы һ.б. предприятиеләрдә, республика вузларында булды. Алман стажерлары өчен ТР Президенты Аппаратында, министрлык-ведомстволарда очрашулар оештырылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100