news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алмага иң түбән бәя - Татарстанда

Үткән шимбәдә Казанда узган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә алманың килосы 30 сум торган

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда алмага иң түбән бәяләр санала. Үткән шимбәдә Казанда узган авыл хуҗалыгы ярминкәләренең берсендә алманың килограммы 30 сум торган.

"Сельская новь" газетасы раславынча, Пенза өлкәсендә Идел буенда алма иң түбән бәядән сатыла. Федераль статистика мәгълүматларына караганда, 2014 елның 1 сентябрендә Пенза өлкәсендә алма 49 сум 20 тиеннән булган.

Әмма Казанда узган авыл хуҗалыгы ярминкәләренең берсендә сайлап алынган алмаларны килограммы нибары 30 сумнан сатып алып булганны бик азлар гына белә. Казанга әлеге продукцияне республиканың Югары Ослан районы хезмәтчәннәре алып килгән:аларда зур гына алма бакчасы бар.                

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100