news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Алмачуар» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече залында балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә язылган пьесаларның «Алмачуар» драматургия конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан Мэриясе тарафыннан игълан ителгән бәйгенең финалына 33 әсәр чыкты. Конкурста Татарстанда иҗат итүче авторлар белән беррәттән Башкортстан Республикасы һәм Киров өлкәсеннән килгән каләм ияләре дә катнашты.

Җиңүчеләрне Г. Камал театрының әдәбият бүлеге җитәкчесе Гөлшат Фәттахова, филология фәннәре кандидаты Фатыйма Миңнуллина, шагыйрә һәм балалар язучысы Алёна Кәримова, «Татар китабы йорты» мөдире Айдар Шәйхин, Тинчурин театры артисты, «Апуш» театр студиясе остазы Диләрә Фәттаховадан торган жюри билгеләде.

Конкурс нәтиҗәләре дүрт номинация буенча игълан ителде.

Кече состав өчен балалар пьесасы:

II урын — Раил Сафин;III урын — Алинә Бикмуллина.Җиңүчеләргә бүләкләрне «Татар китабы йорты» мөдире Айдар Шәйхин һәм Тинчурин театры артисты, «Апуш» театр студиясе остазы Диләрә Фәттахова тапшырды.

Зур состав өчен балалар пьесасы:

I урын — Зөләйха Камалова;II урын — Айгөл Минкина;III урын — Лилия Гыйбудуллина.Бүләкләрне ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь һәм драматург Ркаил Зәйдулла тапшырды.

Кече состав өчен яшүсмерләр аудиториясенә пьеса:

I урын — Энҗе Фатыйхова һәм Зәринә Шакирҗанова;II урын — Алинә Шиһабетдинова;III урын — Ләлә Гыймадиева.Җиңүчеләрне Г. Камал театрының сәнгать җитәкчесе, режиссер һәм драматург Илгиз Зәйни белән филология фәннәре кандидаты Фатыйма Миңнуллина бүләкләде.

Зур состав өчен яшүсмерләр аудиториясенә пьеса:

I урын — Марина Шишкарева һәм Булат Минкин;II урын — Айгөл Минкина;III урын — Алсу Хәбибуллина.

Бүләкләрне Казан шәһәре вице-мэры Гүзәл Сәгыйтова һәм Татарстанның һәм РСФСРның халык артисты Равил Шәрәфи тапшырды.

Махсус бүләкләргә Гөлүсә Батталова, Фатыйма Гыйльметдинова һәм Айгөл Жданова лаек булды. Аларга бүләкләрне Татарстан китап нәшрияты директоры, язучы һәм драматург Рөстәм Галиуллин тапшырды.

Тантана барышында һәр номинация алдыннан «Апуш» балалар театр студиясе шәкертләре узган «Алмачуар» драматургия конкурсында җиңгән пьесалардан өзекләр тәкъдим итте.

  • «Алмачуар» конкурсы Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән икенче тапкыр үткәрелә.
news_right_1
news_right_2
news_bot