news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Алмачуар» әсәре буенча Татарстан-Казахстан фильмы төшерелеп бетте

Фильмның сабантуй күренешләре Әлки районының Базарлы Матак авылында төшерелгән.

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәре буенча Татарстан-Казахстан фильмы төшерелеп бетте.

«Копродукция, дөресен әйткәндә, бик авыр эш. Төшерү командасында төрле ил кешеләре булудан гына түгел, иҗади фикер төрлелеге дә бар һәм төрле этапларда кыенлыклар булып торды. Кыскасы, китап язарлык — бу хакта уйлыйм әле», дип язган үз аккаунтында Татарстан ягыннан проектның продюсеры Миләүшә Айтуганова.

Татар продюсеры Казахстандагы коллегасы Алмагөл Тлеухановага, режиссер Юлия Захаровага һәм бөтен командага рәхмәтләрен җиткергән.

Фильмның беренче өлеше Казахстанда төшерелде, икенче өлеше - сабантуй күренешләре Татарстанда төшерелергә планлаштырылган иде. Моның өчен төшерү командасы сабантуйлар чорын көтте.

Миләүшә Айтуганова «Татар-информ» хәбәрчесенә сабантуй күренешләренең Әлки районының Базарлы Матак авылында төшерелүен әйтте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot