news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Алмачуар» повесте буенча фильмның Казахстандагы өлешен төшерү төгәлләнде

Галимҗан Ибраһимов повестенә нигезләнгән фильмның тагын бер өлешен 2021 елның язында Татарстанда төшерәчәкләр.

«Алмачуар» повесте буенча фильмның Казахстандагы өлешен төшерү төгәлләнде
«Татаркино» оешмасы

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Казахстанда Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» повесте буенча Казахстан-Татарстан фильмын төшерү төгәлләнде. Бу хакта «Татаркино» оешмасы хәбәр итә.

«Көкбозат» — фильмның эш исеме, сценарийны Бекболат Шекеров (Казахстан) язган, режиссеры Юлия Захарова (Татарстан). Фильмны төшерү 15 сентябрьдә башланды. Коронавирус пандемиясе аркасында килеп туган авырлыкларга карамастан, Татарстаннан режиссер һәм төп рольләрнең берсен башкаручы — Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова Казахстанга бара алган.

«Фильмны төшерүдән иң яхшы тәэсирләр генә калды, чөнки бу тулы метражлы фильмда төшү һәм классикага кагылу мөмкинлеге. Картинаны профессиональ команда эшли. Минем белән Голливудта төшкән актерлар һәм каскадерлар эшләде», — дип сөйләде Алсу Әбелханова.

Аның сүзләренчә, кинотасма хәзерге заман тамашачысына исәпләнгән булса да, авторлар тарихи чынбарлыкны сурәтләргә омтыла.

Фильмны төшерү Татарстан актерлары катнашында 2021 елның язында республикада дәвам итәчәк. Авторлар Сабантуй милли бәйрәменең рухын һәм мохитен тулысынча чагылдырырга тырышачак. Фильмның премьерасы 2021 елның көзенә планлаштырылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100