news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«АЛМА» яшүсмерләр төркеменең дүртенче клибы дөнья күрде

«АЛМА» яшүсмерләр төркеменең дүртенче клибы дөнья күрде. «Сөймә, йөрәк» дип исемләнгән композициянең сүзләрен шагыйрә Зөләйха Камалова иҗат итте, композиторы – саунд-продюсер Камил Котдусов (THE KAM).

Проект «ТАТМЕДИА» АҖ Филиалы «Сабантуй» журналы редакциясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

«Яңа җыр яшүсмерләрнең беренче тапкыр сөю хисе белән очрашуы хакында. Яшь, тәҗрибәсез йөрәкнең яңа хисләр ташкыныннан бәргәләнүе, борчылуы – клипның төп сюжетын билгели. Беренче мәхәббәт, яшьлек, хаталар һәм яңа тәҗрибә турындагы бу җыр һичшиксез яшь тыңлаучылар күңелендә үз урынын табачак», ди төркем.

Яшь төркеменең яңа клибы slow motion стилендә төшерелгән. Бу алым яшьләрнең һәр хәрәкәтен, уй-хыялларын һәм кичерешләрен тагын да нечкәрәк тоя алу өчен кулланылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100