news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«АЛМА» яшүсмерләр төркеменең бишенче клибы чыкты

Бүген «АЛМА» яшүсмерләр төркеменең бишенче клибы чыкты. «Дөнья – кояш» дип исемләнгән композициянең сүзләрен шагыйрә Йолдыз Миңнуллина иҗат итте, композитор һәм аранжировка авторы – Риф Әхмәтов.

  • Проект «ТАТМЕДИА» АҖ Филиалы «Сабантуй» журналы редакциясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Яңа җыр яшүсмерләрнең яшәү дәрте тулы бүгенгесе һәм киләчәге турында, ди авторлар.

«АЛМА» төркеменең яңа җыры һәр тыңлаучыны үзенең чиксез энергиясе һәм кояш җылысы белән баетыр дип ышанабыз, – ди проект җитәкчеләре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100