news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«АЛМА» яшүсмерләр төркеме Яңа ел бүләге әзерләгән

«АЛМА» яшүсмерләр төркеме Яңа ел бүләге әзерләгән
Фотоны оештыручылар тәкъдим итте

«АЛМА» яшүсмерләр төркеме тыңлаучыларына җырлы-биюле һәм күтәренке кәефле клип тәкъдим итә. «Мин үзем» дип аталган җырның сүзләрен шагыйрә Гөлназ Гарипова-Дениз, көен Риф Әхмәтов иҗат итте, дип яза оештыручыларю

  • Проект «Татмедиа» АҖ Филиалы «Сабантуй» журналы редакциясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

«Мин үзем» дип аталган җыр яшүсмерләрнең каршылыклы холкы һәм үз көчләренә ышанычы турында. Клипта Аделина белән Эмилия өй эшләреннән туеп, дуслар белән күңел ачарга уйлыйлар, ә Булат, һәрвакыттагыча, аларга ярдәмгә килә. Янда якын дуслар булганда чишә алмаслык мәсьәләләр юк. Җырның төп темасы шуннан гыйбарәт.

Яңа танышулар, дәртле биюләр һәм тәмле ризыклар ‒ болар барысы да «АЛМА» төркеменең яңа клибында. Карамыйча калмагыз, Кыш бабай да киләчәк, ди оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100