Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«АЛМА» яшүсмерләр төркеме «Тамак тук, күңел ач» җырына яңа клибын тәкьдим итте
«АЛМА» яшүсмерләр төркеменең яңа «Тамак тук, күңел ач!» клибында татар милли ризыкларына ярату хисен белдерә. Җырны яшь авторлар иҗат иткән: көе һәм сүзләре – Зөләйха Камалова, аранжировка авторы – Риф Әхмәтов.
«Тамак тук, күңел ач» клибының сюжеты буенча Булат, Аделина һәм Эмилия үзләренең көндәлек шөгыльләре белән онытылып китеп, иң мөһим әйбер – тәмләп ашау турында онытып җибәрәләр төсле, шуңа эшләре дә гөрләп бармый, иҗат итәргә илһам да килми. Шул мизгелдә эчтә яшеренгән альтер-эголары аларны эшләрен ташлап ашарга котырта башлый. Ахыр чиктә 3 яшүсмер дә, татар халкының милли ашлары көченә каршы тора алмыйча, тәмләп ашый, шулай аларның күңелләре дә күтәрелә, иҗат итәргә көч тә өстәлә.
Җырга көй нейрочелтәр ярдәмендә язылды. Җырның авторы, шагыйрә Зөләйха Камалова эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. «Барысы да татар халык ашларыннан башланды. Шигырь язылгач, без аны нейрочелтәргә бирдек һәм нәтиҗәдә менә шундый колакта, күңелдә уелып кала торган җыр килеп чыкты. Ничә яшь булса да: картмы, яшьме, хәтта башка милләт вәкиле булсаң да татар милли ризыкларын ашагач син битараф кала алмыйсың. Әлбәттә, нейрочелтәр чын, тере композиторларны алыштыра алмый. Шулай да, бу минем өчен бик кызыклы тәҗрибә булды», – диде ул.
Төркемнең хореографы – Элеонора Умерова. Вокалга аларны Гөлназ Гафурова өйрәтә.
Яңа композиция Rutube һәм «VK Видео» видеохостингларында урнаштырылган.
Проект «Татмедиа» АҖ филиалы «Сабантуй» журналы редакциясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз