Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«АЛМА» яшүсмерләр төркеме Әниләр көненә җыр яздырган һәм клип төшергән
«АЛМА» яшүсмерләр төркеме Әниләр көне уңаеннан «Әни күге» җырын яздырган һәм клип әзерләгән. Бу бәйрәм Россиядә ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел ул 30 ноябрьгә туры килә. Җырның сүзләрен һәм көен Гөлназ Гарипова-Дениз язгаң, аранжировка авторы – Риф Әхмәтов.
Клипта ике төрле әни образы күрсәтелә. Беренчесен популяр алып баручы, блогер Венера Аитова чагылдыра. Ул ике егетнең – 6 яшьлек Гомәр белән 4 яшьлек Гаязның әнисе. Шук балалар үстерүче һәм шул ук вакытта эшләргә өлгерүче әниләр бихисап күп. Шәхесеңне югалтмау һәм балаларга тиешле игътибар биреп тәрбияләү бүгенге заманда җиңел эш түгел. Әмма Венера Аитованың персонажы тырыша һәм булдыра. Малайларның шуклыгын да кабул итә, үзен дә онытмый.
Клиптагы образларның берсе кечкенә балалар әнисе булса, икенчесенең балалары инде яшүсмерләр. Ул образны Казан балалар филармониясе остазы, танылган җырчы һәм педагог, 16 яшьлек Мөхәммәт белән 11 яшьлек Җәннәтнең әнисе – Гөлназ Гафурова чагылдырган.
Клип Rutube һәм «VK Видео» видеохостингларында урнаштырылган.
«Әниләребезгә, туганнарыбызга, дусларыбызга карата игътибарлы булыйк, дигән фикер әлеге җыр аша бүгенге үсмерләргә барып җитсен иде», – ди төркемнең җитәкчесе Зилә Фәйзуллина.
Проектны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – «Сабантуй» журналы редакциясе гамәлгә ашыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз