Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«АЛМА» төркеме «Казан кайнап тора» җырына клип төшергән
«АЛМА» яшүсмерләр төркеменең яңа клибы чыкты. «Казан кайнап тора» җырының сүзләрен яшь авторлар: шагыйрь Булат Ибраһим, көйне Азат Гыймадиев иҗат иткән, аранжировкасын Риф Әхмәтов ясаган.
Проект «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Сабантуй» журналы редакциясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
«Казан кайнап тора» клибының сюжеты буенча популяр блогер Булат Казанга, әти-әнисенең туган ягына кайта. Анда язылучылары Аделина һәм Эмилия белән очраша һәм Казан буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чыга. Кызлар үзләренең кумиры өчен кызыклы экскурсия программасы әзерләгәннәр: аңа Казан Кирмәнен, Болак буен, КФУ, Кабан күле янындагы яр буен, Камал театрының яңа бинасын, «Казан» гаилә үзәген, Бауман урамын, IT-парк, «Әкият» курчак театрын һәм башка бик күп матур урыннарны күрсәтәләр. Башкалабызның «кайнап торучы», заманча, тиз үсә һәм үзгәрә торган, шул ук вакытта тотрыклы, гореф-гадәтләрне саклаучы шәһәр икәнен күреп, Булат гашыйк була.
Клипта биюче балалар – «Мирас» балалар бию мәктәбе шәкертләре. Әлеге коллектив һәм төркем хореографы – Элеонора Умерова. Вокалга аларны Гөлназ Гафурова өйрәтә.
Казанда туып-үскән «АЛМА» төркеме солистлары: Аделина Хәсәнова, Булат Талипов һәм Эмилия Галимҗанова клип өстендә эшләүдә иң катлаулысы урын сайлау булуын әйтә. «Казанда без яраткан һәм бөтен дөньяга күрсәтергә теләгән шәп урыннар шулкадәр күп, авыр сайлау ясарга туры килде. «Барысын да күрсәтү» өчен без төшерү төркеме белән бер тәүлек эчендә 25 меңнән артык адым уздык. Әмма, кызганыч, шәһәребезнең бөтен матурлыгын бер клипта сыйдырып булмый», – дип сөйләделәр «АЛМА» төркеме артистлары.
Өлкән сыйныф укучыларының ватанпәрвәр булулары сөендерә. Алар киләчәктә дә югары белемне Казанда алырга, биредә яшәргә һәм эшләргә теләүләрен ассызыклап үттеләр. «Бу дөньяның иң яхшы шәһәре! Казан –мөмкинлекләр территориясе. Монда безнең өчен барысы да бар!» – дип хисләре белән бүлешә солистлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз