news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алма-Атада студентларның Бөтендөнья кышкы Универсиадасы ачыла

Универсиадада катнашачак иң зур команда – Россия җыелмасы, ярышларга 330 кешелек делегация китте.

(Казан, 29 гыйнвар, "Татар-информ"). Бөтендөнья кышкы Универсиадасы бүген Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә ачылачак. 57 илдән ике меңнән артык катнашучы спортның 12 төре буенча 86 комплект медаль өчен көрәшәчәк, дип хәбәр итә ТАСС.

Егерме сигезенче тапкыр оештырылучы Бөтендөнья студентлар Универсиадасы кысаларында биатлон, тау чаңгысы спорты, керлинг, тимераякта узышу, чаңгыда ике төр ярыш, чаңгы узышлары, трамплиннан чаңгыда сикерү, сноуборд, фигуралы шуу, фристайл, хоккей һәм шорт-трек ярышлары узачак. Универсиадада иң зур җыелма команда – Россиянеке – 330 кешелек делегация, анда 28 яшькә кадәрге 227 спортчы да кергән. Спортның барлык төрендә дә Россия спортчылары медальләргә дәгъва кылачак.

Россия командасында фигуралы шуу буенча көчле состав формалашкан, алар арасында танылган спортчылар Елизавета Туктамышева һәм Алена Леонова бар. Россиянең хоккей буенча ир-атлар җыелма командасы Югары хоккей лигасында катнашучылардан тупланган. Хатын-кызлар командасына дөнья чемпионаты бронзасын яулаган Россия яшьләр җыелмасы капитаны Нина Пирогова кергән.

Алма-Ата СССР чорында ук кышкы спорт үзәкләренең берсе булып саналды, биредә танылган "Медео" шугалагы, шулай ук тау чаңгысы базасы – "Шымбулак" урнашкан. Шулай ук "Сункар" халыкара чаңгы трамплиннары комплексы, "Алатау" чаңгы-биатлон комплексы, "Табаган" спорт-күңел ачу комплексы да күптән билгеле.

Быелгы Универсиадага Алма-Атада 3 мең кешелек "Халык-Арена" Боз сарае төзелгән, анда хоккей турнирлары үтәчәк. Шулай ук 12 мең урынлык "Алмата-Арена" Боз сарае сафка бастырылган, анда фигуралы шуу һәм керлинг ярышлары булачак. Шунда ук Универсиада ярышларын тантаналы ачу бүген Мәскәү вакыты белән 16:00 сәгатьтә һәм 8 февральдә ябылу тантанасы узачак. Яңа объектлар инде Халыкара студентлар спорты федерациясеннән югары бәя алган.

Студентларның кышкы уеннары тарихында беренче тапкыр Алма-Атада олимпия авылы кебек Атлетик авыл төзелгән, анда берьюлы 5 мең кеше урнаша ала.

2019 елда киләсе кышкы Универсиаданы Россиянең Красноярск шәһәре кабул итәчәк, җәйге ярышлар августта Тайбэ (Тайвань) төбәгендә узачак. 2019 елдагы җәйге Универсиада Италиянең Неаполь шәһәрендә, 2021елда – Румыния башкаласы Бухарестта булачак. Кышкы Универсиаданы 2021 елда Швейцария шәһәре Люцернда үткәрү ниятләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100