news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алма-Атада менингит белән авыручылар саны арткан

Казахстан табиблары, менингит авыруын йоктырмас өчен, мәчетләрдә битлек кияргә киңәш итә.

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Казахстан табиблары Алма-Атада яшәүчеләрне, шул исәптән дин тотучыларны, шәһәрдә менингит белән авыручыларның (30 кешене хастаханәгә салганнар инде) кинәт артуы сәбәпле, куркынычсызлык чараларын күрергә чакыра, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы.

«Халыкны ябык биналарда күп кеше катнашында үтә торган мәдәни, спорт чаралары, бассейннарга баруны чикләргә чакырабыз. Мәчеттә намаз укыган вакытта битлек кияргә, шәхси гигиена таләпләрен үтәргә кирәк», - дип хәбәр итә Алма-Ата сәламәтлек саклау департаменты.

Менингококк инфекциясе — бактерияләр китереп чыгара торган кискен йогышлы авыру. Инфекцияне авыру кешеләр тарата. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100