news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алма-Атада көчле җил мәчет гөмбәзенә зыян китергән

Зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр юк.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”). Алма-Атада көчле җил Байкен мәчете гөмбәзенә зыян китергән. Бу хакта “Интерфакс” яза.

Казахстан Эчке эшләр министрлыгының Гадәттән тыш хәлләр буенча комитетның рәсми вәкиле Руслан Иманкулов хәбәр итүенчә, җилнең тизлеге 15 м/с тәшкил иткән.

Җил мәчет гөмбәзенең 10 кв метр мәйданына зыян салган.

Зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot