news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алма-Ата янында 4,6 магнитуда белән җир тетрәгән

Бүген Казахстан территориясендә җирле вакыт белән 09.10 сәгатьтә (Мәскәү буенча 06.10 сәгатьтә) Алма-Ата шәһәреннән ерак түгел 4,6 магнитудалы җир тетрәү теркәлгән. Бу хакта республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының сейсмологик тәҗрибә-методик экспедициясе хәбәр итте, дип яза «Интерфакс».

9,3 энергетик класслы җир тетрәү эпиүзәге Алма-Атадан 55 км көнчыгыштарак 10 км тирәнлектә яткан.

Эпиүзәк координаталары: 43.32 градус төньяк киңлектә, 77.57 градус көнчыгыш озынлыкта.

Сейсмологлар мәгълүматларына караганда, шәһәрдә җир асты тетрәүләре 2 балл интенсивлыгында сизелгән (МSК-64 шкаласы буенча).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100