news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алма-Ата шәһәрендә хостелда янгында үлгән 13 кеше арасында Татарстан егете дә булган

Казахстанның Алма-Ата шәһәрендәге хостелда үлемгә китерүче янгын чыккан, анда 13 кеше һәлак булган.

Федераль массакүләм мәгълүмат чаралары мәгълүматларына караганда, үлгәннәрнең күбесе — Казахстан гражданнары, берсе – Үзбәкстан гражданы, тагын икесе – россиялеләр.

Россиянең кайбер матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, янгын корбаннарының берсе — Татарстан Республикасыннан 22 яшьлек студент Надир Абдусәламов.

Исегезгә төшерәбез, янгын өч катлы йортның подвалында чыккан, аның подвалы һәм беренче каты хостел итеп үзгәртеп корылган.

Мэриядә хәбәр итүләренчә, объект кибет буларак файдаланылырга тиеш булган. Ә хостел итеп ай ярым элек үзгәртеп корылган. Учреждение рөхсәт документларысыз эшләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100