news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алма-Ата өлкәсенең «Анаға Кұрмет» музеенда татар этносы витринасы ачылды

Алма-Ата өлкәсенең «Анаға Кұрмет» музеенда татар этносы витринасы ачылды
Фото: tatar-congress.org

28 апрельдә Алма-Ата өлкәсенең Карасай районы «Анаға Кұрмет» музеенда «Казахстан Татарлары. Татар гаиләсендә ана роле» түгәрәк өстәле утырышы һәм татар этносы витринасын ачу узган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр итәләр.

Әлеге чаралар Казахстан татар һәм башкорт конгрессы эгидасы астында, «Дуслык» (Астана), «Идел», «Илдәш» этномәдәни үзәкләре һәм Конгрессның Алма-Атадагы филиалы катнашында үткәрелгән.

Модератор – әлеге проектның авторы, Казахстан конгрессының «Ак калфак» татар һәм башкорт хатын-кызлары Советы Рәисе, «Дуслык» үзәге җитәкчесе, теология магистры Җәннәт Низаметдинова.

Шулай ук Казахстан Республикасының атказанган эшлеклесе Гриф Хәйруллин, Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Аяна Акинҗанова, Алма-Ата шәһәре мәслихаты депутаты Руслан Идрисов, җәмәгать эшлеклеләре Васпие Алиярова, Гүзәл Йосыпова, Олеся Насыйрова һәм Победа Шәрипова чыгыш ясаган. Аларның чыгышларында татар гаиләсендә әни роле, гореф-гадәтләр, киемнәр һәм аш-су, татар хатын-кызларының җәмәгать тормышында катнашуы турында сөйләнгән.

«Анаға Кұрмет» музеена Вәкаләтле вәкиллек исеменнән «Татар дөньясы» энциклопедиясе, «Татарстанның алтын картасы» панносы, шулай ук оештыручыларга рәхмәт хатлары тапшырылган.

Оештыручылар кунаклар өчен махсус витриналар әзерләгән, татар хатын-кызларының милли киемнәрен, кырым-татар хатын-кызларының милли баш киемнәрен тәкъдим иткән, милли ашлар белән өстәлләр корган.

Алма-Ата шәһәренең «Идел» татар-башкорт үзәге яшьләре һәм Казахстанның атказанган мәгариф, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор Галимҗан Тәминдәров җитәкчелегендәге «Сарман» халык ансамбленнән концерт программасы чараның матур бизәге булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100