news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аллерголог язгы аллергиягә каршы көрәшү өчен киңәшләр бирде

Яз – ул җылылык һәм яктылык вакыты гына түгел, чәчәк ату чоры да. Бу исә еш кына аллергия сәбәпчесе була. Язгы аллергия симптомнары акрын гына сизелә башлый, шуңа күрә аллергиядән интегүчеләргә үзләре белән антигистамин препаратлар йөртергә кирәк. Бу хакта «Радио 1» белән әңгәмәдә Балачак фәнни-тикшеренү клиник институты табиб-аллергологы Алена Бондаренко белдерде.

Табиб аңлатканча, симптомнарны баса торган препаратлардан тыш, организмга билгеле бер төрле аллергеннарны зарарсыз матдә буларак кабул итәргә ярдәм итә торган аллерген-специфик иммунотерапия дә бар. Бу эффектив метод, ләкин аллергеннарның барлык төрләре өчен дә туры килми.

Эксперт фикеренчә, аллергиядән котылуның иң нәтиҗәле ысулы – аллергенның үзен юк итү, әмма бу һәрвакытта да мөмкин түгел. Бондаренко әйтүенчә, тәрәзәгә урнаштырыла торган махсус тузанга каршы челтәрләр, HEPA-фильтрлы һава чистарткычлар, тәрәзәләрне ачмыйча гына эшли торган кондиционерлар, шулай ук борын куышлыгына тыгып куя торган махсус фильтрлар аллергиядән интегүчеләргә тормышын җиңеләйтергә ярдәм итә алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot