news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аллерголог 8 Мартка нинди чәчәкләр бүләк итүдән баш тартырга кирәк икәнен аңлатты

Аллерголог 8 Мартка нинди чәчәкләр бүләк итүдән баш тартырга кирәк икәнен аңлатты
Фото: © «Татар-информ»

8 Мартта хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итәләр. Әмма чәчәкләрнең кайберләре сәламәтлеккә зыян китерә ала, бигрәк тә аллергияле кешеләргә. Бу хакта «Радио 1»га «Ромашка» клиник диагностика үзәге аллергологы Александра Молочкова сөйләде.

Эксперт сүзләренчә, иң «куркыныч» чәчәкләр – лилияләр. Аларның көчле исе баш авыртуга һәм тын кысылуга китерергә мөмкин. Моннан тыш, бу чәчәкнең серкәсе аллергиягә китерә ала. Шулай ук белгеч хризантемалар бүләк итүдән тыелырга киңәш итә. Аларның серкәсе бинада бик тиз тарала, дип аңлатты ул.

Энҗе чәчәкләре һәм декоратив көнбагышлар бүләк итәргә киңәш ителми. Бу чәчәкләр шулай ук аллергик реакция китереп чыгарырга мөмкин. Моннан тыш, табиб кыр чәчәкләре һәм киптерелгән чәчәкләрдән ясалган композицияләр бүләк итмәү яхшырак, дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, мондый чәчәк бәйләмнәре бик нык тузан җыя һәм аллергия китереп чыгара ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot