news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алла Сурикова: “Улыбнись, Россия” күңелле кино фестивален Казанда да уздырыга тәкъдим итәм”

Танылган режиссер тамашачыларга “Полный вперед!” балалар киносын күрсәтәчәк

 (Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казанда Х Халыкара мөселман киносы фестивале үзенең эшен дәвам итә. Фестивальдә катнашу максаты белән, башкалабызга танылган режиссер Алла Сурикова килде. Ул тамашачылар белән очрашулар уздырырга һәм аларга кино төшерү серләрен ачарга ниятли. Шулай ук, ул үзенең соңгы төшергән картиналарының берсе − “Полный вперед!” балалар киносын да тәкъдим итәчәк.

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында режиссер катнашында матбугат конференциясе булды. Алла Сурикова журналистларны үзенең соңгы елларда төшергән картиналары, эшләре, киләчәккә планнары белән таныштырды. “Мин китап язган идем. Ул басылганга инде 10 еллап вакыт узды. Фестивальләрдә йөреп кайткач, дачама барып, икенче китабымны язарга тотыначакмын. Шулай ук, шигырьләр китабым да языла”, - диде ул иҗади планнары белән бүлешеп.

“Мин үзем балалар киносы курсларын тәмамлаган кеше. Ул вакытта хатын-кызларны бу өлкәдә эшләргә алмыйлар иде, әмма хатын-кыз балага якынрак булуны исәптә тотыпмы, мине алдылар. Балалар киносын прокатка чыгарып, акча эшләп булмый. Бу яшь режиссерларга фестивальләрдә катнашу һәм дөнья киңлегенә чыгарга мөмкинлек тә бирми, чөнки андый фестивальгә эләгү өчен үзеңне начар, явыз итеп күрсәтергә кирәк. Минем фикеремчә, яктылыкка, яхшылыкка ышанып, иртәгә якты көн туачагына ышанып яшәргә кирәк”, - ди Алла Сурикова.

А. Сурикова “Улыбнись, Россия” күңелле кино фестивале президенты да. Бу фестиваль Тула, Түбән Новгород, Мәскәү һ.б. шәһәрләрендә уздырылган.

Юмор кешегә яшәргә, трмышын җиңеләйтергә ярдәм итә, дип саный режиссер, һәм юмор хисен балаларда кечкенәдән үк тәрбияләргә кирәк, ди. “Төрле мәзәкләр сөйләп көлдерүче кешеләр янында һәрвакытта да кеше күп җыела торган була. Бу юморның үзенә тартып тору көче”, - ди режиссер.

“Улыбнись, Россия!” фестивален Казанда уздырырга тәкъдим итәм. Хәзер агрессивлык, сугышлар, явызлык, тупаслык шулкадәр күп ки, миңа калса, мондый фестивальләр бик кирәк. Фестиваль Новгород, Ярославль, Әстерхан, Мәскәүдә узды инде, аны Казанда да үткәрергә тәкъдим итәм”, - диде Алла Сурикова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100