Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Алла Сурикова Казанда “Россия, елмай!” кинофестивале кайтавазын үткәрергә ниятли
Режиссер бу фестивальнең авторы һәм президенты
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Камил Әсәдуллин). Кинорежиссер һәм сценарийлар язучы, Россиянең халык артисты Алла Сурикова Казанда “Россия, елмай!” - “Улыбнись, Россия!” музыкаль һәм комедия фильмнары кинофестивале кайтавазын үткәрергә тәкъдим итте. Бу хакта ул “Татар-информ” МА узган матбугат конференциясендә белдерде.
“Биредә бу фестивальнең кайтавазын үткәрергә тәкъдим итәргә телим. Бүген агрессия, сугыш, явызлык, күңелсез вакыйгалар күп, - диде кинорежиссер. – Шуңа күрә, миңа калса, мондый фестивальләрне үткәрү зарур. Без “Россия, елмай!” фестивален Түбән Новгород, Ярославль, Әстерхан, Мәскәүдә үткәрдек”.
Искәртеп узабыз, Алла Сурикова Казанга Х Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашу өчен килгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз