news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Аллаһның 99 исеме. IX-XIX ның классик ислам сәнгате” тәкъдим ителәчәк

Күргәзмәгә бөтен дөньяда кыйммәтле саналган 100дән артык предмет сайланып алынган

 (Казан, 29 август, «Татар-информ»). Бүгеннән Казан Кремлендәге “Эрмитаж-Казан”да “Аллаһның 99 исеме. IX-XIX ның классик ислам сәнгате” күргәзмәсе эшли башлый. Күргәзмәне Ш. Мәрҗани исемендәге ярдәм һәм мәдәни программалар фонды тәкъдим итә.

Казандагы күргәзмәгә бөтен дөньяда кыйммәтле саналган 100дән артык предмет сайланып алынган. Алар тамашачыларга мөселман һөнәрчеләренең Бөек Ефәк юлы аша ничек итеп Евразиягә үтеп кереп, ул җирлектә яшәүче даирә арасында популяр булулары һәм мөселман сәнгатенен бөтен дөньяга танытулары хакында сөйләячәк.

Тәкъдим ителгән әйберләр арасында беренче тапкыр гына тамашачылар хозурына тапшырылган экспонатлар да бар. Мисал өчен, XIII-XIV гасыр ахырында алтын төсле ефәк материалдан эшләнеп, энҗе-мәрҗәннәр белән бизәлгән бокко (кияүдәге хатын-кызның баш киеме). Шунда ук билбау җыелмасы да тәкъдим ителә, ул 27 предметтан тора һәм ХIV гасыр ахыры- XV гасыр башында Кытайда эшләнелгән. Урта Азиягә ул монголлардан кергән.

Кулъязма һәм манускриплар, зәвыклы бизәкләр төшерелгән миниатюралар, XVI гасырда эшләнелгән һәм Аллаһның 99 исеме язылган иран намазлыгы Ш. Мәрҗани фонды колллекциясенең бер өлеше булып тора.

Күргәзмә Аллаһка мәхәббәтле булырга һәм гармониягә өнди. Матурлык телен барлык кешеләр дә аңлый һәм ул халыклар һәм мәдәниятләр арасында күпер булып тора.

Экспонатлар арасында Көньяк Африка, Ирак, Иран, Урта һәм Кече Азия дәүләтләрендәге гарәп, фарсы, төрекләр эшләгән әйберләр бар. Күргәзмәдә кисеп ике катлы эшләнгелгән пыяла, люстр һәм эмаль буяулар белән бизәкләнгән ялтыравыклы керамика, металлга иңдереп ясалган бизәкләр, каллиграфик язулы керамик чынаяклар, бакыр төтәсләвечләр, Коръән битләре һ.б. күрергә мөмкин.

Күргәзмә рәсми рәвештә 4 нче сентябрьдә ачыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100