news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Аллаһның 99 исеме. IX-XIX ның классик ислам сәнгате” күргәзмәсе ачылды

Ул 9 ноябрьгә кадәр эшләячәк

 (Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Диана Галиева). Кичә Казан Кремлендәге “Эрмитаж”да “Аллаһның 99 исеме. IX-XIX ның классик ислам сәнгате” күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәне Мәскәүнең Ш. Мәрҗани исемендәге ярдәм һәм мәдәни программалар фонды тәкъдим итә.

Казандагы күргәзмәгә бөтен дөньяда кыйммәтле саналган 100дән артык предмет сайланып алынган. Алар тамашачыларга мөселман һөнәрчеләренең Бөек Ефәк юлы аша ничек итеп Евразиягә үтеп кереп, ул җирлектә яшәүче даирә арасында популяр булулары һәм мөселман сәнгатен бөтен дөньяга танытулары хакында сөйли.

Коллекцияне тәкъдим итү чарасында ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина да катнашты. “Фәндә әле дә булса, ислам сәнгатьне тыя, дигән фикер яшәп килә. Әмма без барыбыз да моның алай булмавын аңлыйбыз. Шәһәр төзелеше, скульптура, декоратив-гамәли һәм зәркән сәнгатьләре, хайваннар һәм кешеләрнең Иран, фарсы картиналарында, миниатюраларында һәм Урта Азия иҗатчыларының диварларында сурәтләнеше һәм башка бик күп нәрсәләр  исламның сәнгатькә булган яхшы мөнәсәбәтен күрсәтә. Бүгенге күргәзмә дә ислам белән сәнгатьнең аерылгысыз булуын исбат итә”, - диде ул.

“Югары дәрәҗәдәге бу экспозиция безгә мәңгелеккә, югары көчләргә кагылырга ярдәм итә, чөнки безнең алда - гасырлар иләге аша үткән әсәрләр. Бу — хәзер безне борчыган су өстендәге шадралык түгел, ә вакыт белән сыналган әйберләр”, - дип үз тәэсирләре белән бүлеште ТР мөфтие урынбасары Рөстәм Батров.

Ш. Мәрҗани исемендәге фонд президенты Рөстәм Сөләйманов үз чыгышында фондның ислам сәнгате һәм мөселман, төрки халыкларның мәдәни мирасын өйрәнү белән шөгыльләнүен әйтеп узды. “Күргәзмәдә тәкъдим ителгән экспонатлар арасында дөньядагы иң яхшы музейлар кызыгырлыклары да бар. Мисал өчен, эчендә алтын фольга белән каллиграфик язулар язылган пыяла касә. Бу бик катлаулы технология һәм аның сере әле дә булса ачылмаган”, – диде ул күргәзмәдә тәкъдим ителгәен кайбер экспонатлар белән таныштырып.

Күргәзмә исә беренче тапкыр Мәскәүнең А.Пушкин исемендәге Дәүләт сынлы сәнгать музеенда тәкъдим ителгән булган. Аның кураторы Галина Ласикова сүзләренчә, Казанда тәкъдим ителгән коллекция яңартылган.

Күргәзмәнең максаты — Россиядә мөселман сәнгате музеен булдыру. Мондый музейлар Канада, Англиядә ачылган инде. Мәскәүдә дә коллекция туплана башлаган.
Казанда “Аллаһның 99 исеме. IX-XIX ның классик ислам сәнгате” күргәзмәсе 9 ноябрьгә кадәр эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100