news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аллаһ исемнәре, Коръән аятьләре язылган иске кәгазьләрне макулатурага тапшырып була

Бүгеннән республикада «Ак кәгазьгә яңа тормыш» акциясе башлана.

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте изге гамәлләрне дәвам итеп, бүгеннән «Ак кәгазьгә яңа тормыш» хәйрия акциясен башлап җибәрә. Быел Аллаһ исемнәре, Коръән аятьләре, хәдисләр кергән кәгазьләрне җыю да оештырылачак. Бу турыда Нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу акция ел саен Рамазан аенда уза торган иде. Быел, санитар-эпидемиологик вәзгыять тотрыксыз булу сәбәпле, әлеге массакүләм игелек-изгелек кылу чарасы 1 июньнән башлана һәм ул 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Макулатурадан кергән акчалар нәзарәтнең «Зәкят» фондына тапшырылачак. Башка еллардагы акцияләрдән аермалы буларак, быел Аллаһ исемнәре, Коръән аятьләре, хәдисләр кергән кәгазьләрне җдә аерып җыялар.

Кәгазьне Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 89нчы йорт адресы буенча иртәнге тугыздан кичке бишкә кадәр (09.00-17.00) алып килү мөмкин булачак. Өстәмә мәгълүмат өчен телефоннар: +7(843)237-86-18, +7(843)290-27-50.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100