news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Алла Головенькина: “Бала чагымда ук чәчәкләргә кунган, үсемлекләргә килеп утырган бөҗәкләрне күзли идем”

2014 нче елда Россиянең иң яхшы укытучысы “Татар-информ” МА да булды

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Россиянең иң яхшы укытучысы-2014” исемен яулаган Татарстанның Нурлат районы 1 нче санлы урта мәктәбендә биология укытучысы булып эшләүче Алла Головенькина булды. 5 нче октябрьдә “Ел укытучысы-2014” федераль конкурсына йомгак ясалып, Нурлат мөгаллиме илнең иң яхшы укытучысы дип игълан ителде.

Искәртеп узабыз: конкурс үткәрелә башлаган көннән алып, 25 ел дәвамында Татарстан укытучыларының илкүләм бәйгедә беренчелеккә чыкканы булмаган. Моңа кадәр Алла Головенькина Татарстанның “Ел укытучысы-2014” исеменә лаек булган иде. Россия күләмендә үзенә тиңнәр табылмаган Нурлат педагогына шулай ук Татарстанның атказанган укытучысы мактаулы исеме бирелде.

Алла Головенькина студиядә укытучылык һөнәренә ничек керешеп китүе, конкурста җиңүгә ирешү өчен жюрины нинди эш алымнары белән әсир итүе турында сөйләп, башка кызыклы мәгълүматларны җиткерде.

Әйтергә кирәк, илнең иң яхшы мөгаллименең әле һаман үз мәктәбенә кайтып, укучыларына гыйлем таратуын дәвам иттерә алганы юк. “Бүләкләү тантанасыннан соң, тиз генә белем бирү процессына әйләнеп кайтырмын дип уйлаган идем. Әле һаман укытучылык эшенә кайта алганым юк. ММЧ вәкилләре тарафыннан да игътибар зур – телефонымның шалтыратулардан өзелгәне юк”, - дип белдерде Алла Головенькина.

Шуны билгеләп узарга кирәк: традиция буенча конкурс, алдагы елгы җиңүче төбәгендә уздырыла икән. Былтыр Мәскәү өлкәсе Мытищи шәһәрендә яшәүче укытучы иң яхшысы дип билгеләнгәнгә күрә, быел конкурст та шунда үткәрелгән. Билгеле булганча, “Ел укытучысы-2013” федераль конкурсында җиңү яулаган Андрей Сиденко бер елга РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливановның җәмәгать киңәшчесе вазифасына алынган иде. Алла Головенькина әйтүенчә, бәйге җиңүчесенә РФ мәгариф һәм фән министры киңәшчесе статусы бирелүе традициягә әйләнгән, тик ул бу статуста эшчәнлеге нинди булачагын әлегә күз алдына китерми. Бу хакта соңрак кына сөйли алуы турында әйтте.

Россиянең иң яхшы укытучысын мөгаллим булырга нәрсә этәргән дигән сорауга, Алла Головенькина кечкенәдән вак корт-бөҗәкләргә, үсемлекләр дөньясына мөкиббән булуы турында билгеләп узды. “Бала чакта паркларга таганнарда атынырга баргач та, иң элек, күзем үсемлек, куакларга утырган, чәчәкләргә кунган бөҗәккә төшә иде, аларны күзли, күзәтә идем”, - дип бәян итте ул. Пермьдә дөньяга килгән Алла Головенькина апасы эзеннән Пермь дәүләт педагогика университетына кергән, анда ул биология һәм химия факультетында белем алган.

Әйтергә кирәк, Алла Головенькина белем бирү эшчәнлегендә үзебезнең гадәтләнгән укыту алымнарыннан тыш, Сингапур технологияләрен дә актив куллана икән. Ул балаларны командада күмәк төстә белем алырга өйрәтүдән гыйбарәт.

Билгеле булганча, Алла Головенькинага тапшырылган бүләкләрнең берсе чит илдә белем бирү үзәгендә стажировка узудан гыйбарәт. Әлегә ул тәҗрибәсен тагын да кайда баетачагын төгәл белми. Бүгенгә кадәр чит илдә булмаган Алла Головенькина гыйлем эстәү белән сугарылган әлеге сәфәренең уңышлы, күңелле, файдалы булачагына өмет баглады.

Алла Головенькина белән әңгәмә “Татар-информ” МА сайтында якын көннәрдә урын алачак.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100